В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казансу елгасындагы боз калынлыгы әлеге участокта кешеләрнең күпләп бозга чыгуына һәм бәйрәм чарасын үткәрергә мөмкинлек бирми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 19-нчы гыйнварда православие динендәгеләр төп бәйрәмнәрнең берсе – Крещение Господне бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне Казанның барлык гыйбадәтханәләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узачак. Суны изгеләндерү бәйрәм гыйбадәтеннән соң ук башкарылачак – 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Татарстан башкаласында Качману йоласын өч су коену урынында үткәрергә мөмкин булачак: Югары Кабан күлендә Дәүләки ур, 8 («Сокол» кафесы) ягыннан , Идел елгасында Приволжская, 32 адресы буенча урнашкан Николай Чудотворец чиркәве янында, Красная Горка торак массивында һәм Савиново торак массивында 5 нче Кадышев урамы, 12 адресы буенча урнашкан «Живоносный Источник» Изге Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән храм янындагы часовня-бәкедә.
Качману йоласын башкару өчен тагын бер урын итеп Казансу елгасында Нерукотворный образ Христа Спасителя храмы янында коену планлаштырылган иде, әмма бу участокта боз калынлыгы бәйрәм чарасын үткәрергә мөмкинлек бирми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре үткәргән үлчәүләр боз калынлыгының 20-дән 30 сантиметрга кадәр булуын күрсәтте. Әмма республикада көндез һәм төнлә бәйрәм алдыннан уңай температура булу сәбәпле, боз катламының структурасы шик тудырды. Исегезгә төшерәбез, традицион ритуалны куркынычсыз үткәрү өчен боз калынлыгы 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.
Республикада барлыгы 121 коену урыны булдыру планлаштырыла, шуларның 81-е - ачык сулыкларда. Йола үткәрү урыннарында Качмануны бәйрәм итү өчен барлык шартлар да тудырылачак, ә гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен гражданнар саклау, ашыгыч медицина ярдәме, полиция хезмәтләре җәлеп ителәчәк.
Боз калынлыгын тикшерү 19-нчы гыйнварга кадәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе республика кунакларына һәм халкына су керү йоласын үтәгәндә куркынычсызлык чаралары турында белү кирәклеген искә төшерә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә.
- Бәкедә су коеныр алдыннан тәнне җылытырга кирәк, моның өчен күнегүләр ясау, йөгереп килү киңәш ителә.
- Аяк сизгерлеген югалтмас өчен, бәкегә уңайлы, шумый торган һәм җиңелчә аяк киемендә якын килергә кирәк. Бәкегә якын килү өчен оекбаш яки аяк киеме кисәгез, яхшырак булачак. Махсус резин аяк киемнәре дә уңайлы булачак, алар аякларны таш һәм тоздан саклый һәм бозда шуарга ирек бирмәячәк. Су керү урынына барганда, юлның тайгак булырга мөмкин икәнлеген исегездә тотыгыз. Ашыкмыйча хәрәкәт итегез.
- Суга төшкәндә, баскычның тотрыклы булуын тикшереп карагыз. Һәрхәлдә, иминлекне тәэмин итү өчен, суга аркан очын төшерү уңайлы булачак, су керүчеләр аның ярдәмендә судан чыга алачак. Арканның икенче очы яр буенда ышанычлы беркетелгән булырга тиеш.
- Иң яхшысы - муеннан суга чуму, әмма башны юешләтергә кирәкми, бу баш мие кан тамырларының рефлектор рәвештә кысылуын булдырмас өчен эшләнә; Беркайчан да баш белән чумарга ярамый. Суга сикерү һәм суга баштанаяк чуму киңәш ителми, чөнки бу температураның югалуын арттыра һәм салкыннан шок хәленә китерергә мөмкин.
- Суга беренче тапкыр кергәндә кирәкле тирәнлеккә тиз арада керергә тырышыгыз, әмма йөзмәгез. Исегездә тотыгыз, салкын су сулышны ешайтырга мөмкин, әмма бу нормаль күренеш.
- Организмның гомуми суынуын булдырмас өчен, бәкедә 1 минуттан артык тормагыз.
- Әгәр балагыз сезнең белән булса, суга кергәндә аның артыннан күзәтегез. Куркып калган бала үзенең йөзә белүен онытып җибәрә ала.
- Бәкедән чыгу җиңел түгел. Чыкканда, тоткаларга тотынмагыз, моның өчен коры сөлгеләрдән, бәке кырыендагы кардан файдаланыгыз, уч тутырып су алып, тоткаларга тотынып тиз һәм энергияле күтәрелергә мөмкин.
- Вертикаль хәлдә чыгу кыен һәм куркыныч. Ычкынып китеп, боз астына китү куркынычы бар. Үзара ярдәм кирәк.
- Су коенганнан соң үзегезне дә, балагызны да коры сөлге белән сөртегез һәм коры кием киегез.
- Иммунитетны ныгыту һәм өшемәс өчен иң яхшысы - алдан әзерләнгән термостан җиләк-җимеш кушылган кайнар чәй эчү, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында.