Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2020, 17:25

Коткаручылар Казан халкын бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтә

Казансу елгасында боз калынлыгы 6 см тәшкил итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Казанда 4 профилактик төркем оештырылды, алар боз кату чорында Казансу елгасында куркынычсызлыкны күзәтәчәк.

Башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган өч тәүлек эчендә профилактик рейдлар уздырганда 100-дән артык белешмә таратылган, 5 күрсәтмә чыгарылган. Халыкка мәгълүмат җиткерү дәвам итәчәк.

Хәзерге вакытта Казанкада боз калынлыгы 6 см тәшкил итә. Коткаручылар халыкны бозга чыгудан тыелырга чакыра. Исегезгә төшерәбез, бозның куркынычсыз калынлыгы бер кеше өчен кимендә 7 см, шугалак төзү өчен - 12 см һәм аннан да күбрәк, җәяүле кичү өчен - 15 см һәм аннан да артыграк, автомобиль йөрү өчен - 30 см булырга тиеш. 

Барлык яңалыклар