Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.01.2026, 09:07

Спектакльләр, остаханә һәм концерт: Казанда бәйрәм чаралары дәвам итә

Кайбер актив чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк

Денис Гордийко фотосы

Бүген, 4 гыйнварда, Татарстан башкаласында бәйрәм чаралары уздырылуы дәвам итә. Шәһәр халкы һәм кунаклар театр тамашаларын карый, концерт тыңлый һәм агачтан бизәкләр ясау остаханәсендә катнаша ала.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында күп төрле чаралар көтелә. Аларның барысы да Кирмәннең Гавами урыннар ишегалдында уздырыла. Сәгать 12:00 дә һәм 15:00 дә теләге булган һәр кешене «Игелекле интерактив»ка чакыралар. Клоуннар Кремль урамнарына биергә, чанада шуарга, уйнарга, халыкны җылытырга, кочакларга, күңелле уеннар белән шәһәр халкының кәефен күтәрергә чыгачак. 14:00 сәгатьтә «Минем әбием Яңа елны бәйләп куйды» дигән театр тамашасы башлана. Спектакль ишетү сәләте начар булган кешеләр өчен куела, аны рус ишарәләр теленә тәрҗемә итәчәкләр. Кунакларга Яңа ел алдыннан яраткан әбиләренә кунакка килгән хыялый Лера белән Тошаның гаҗәеп тарихы күрсәтеләчәк.

«Елмай» паркында 14:00 сәгатьтә шәһәр халкы «Агачтан ясалган Кыш Бабай» остаханәсендә бәйрәм бизәкләре ясый ала. Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

«Казан» гаилә үзәге янында 14:00 һәм 15:30 сәгатьтә «Шәһәрнең кышкы бизәкләре» күргәзмәсе буенча экскурсия уздырыла.

16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында тагын бер бәйрәм чарасы – «Тылсымлы шәһәрчек чыршысы» яңа ел тамашасы күрсәтелә. Сюжет буенча, рус һәм татар фольклорында еш телгә алына торган яраткан геройларыбыз Яңа ел чыршысын йокыдан, ә Яңа елның үзен хатирәләрдән коткару өчен берләшәчәк. Яшь тамашачыларны Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаячак. Кич белән, 18:00 сәгатьтә, тылсымлы кышкы илдән килгән дүрт клоун «Җирдәге соңгы кар бөртеге» спектаклендә соңгы тылсымлы кар бөртеген саклап калу өчен көрәшәчәк.

Шул ук вакытта «Елмай» балалар паркы янындагы «Кайт» гастрокомплексында «Lia&Ben» кавер-төркеме тарафыннан музыка кичәсе тәкъдим ителә. Кичәгә халык арасында танылган җырларның акустик версияләрен яратучылар чакырыла.

Көн азагында, 19:30 сәгатьтә, Серов бульварында клоун – Казан режиссеры Руслан Риманас җитәкчелегендә «Аллея кунаклары» урам театры чыгышы башлана.

Моннан тыш, Татарстан башкаласында төп шәһәр чыршысы янында Яңа ел тамашалары дәвам итә. «Казан» гаилә үзәге янында 17:00 дән 19:00 гә кадәр күңелле тамашаларны карап хозурланырга була. Шулай ук «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» үз маршрутын 16:00 дән 17:00 гә кадәр дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык яңалыклар