Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2020, 11:23

2020 елгы Казан марафонына теркәлү дәвам итә

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). 10-нчы һәм 11-нче октябрьдә 2020 елгы Казан марафоны булачак. Анда, алдан теркәлү үткәннән соң, теләге булган һәркем катнаша ала. Сатылган слотларның бер өлешен оештыручылар «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсе үсешенә күчерәчәк.

Теркәлгәндә марафонда катнашучылар түбәндәге дистанцияләрнең берсен сайлый ала: 3 километр, 10 километр, 21,1 кмилометр һәм 42,2 километр. Спортчылар тигез трасса буйлап шәһәрнең төп истәлекле урыннары: Үзәк стадион, Кабан күле, Меңьеллык паркы һәм Казан Кремле кырыеннан йөгерәчәк. Кечкенә атлетлар өчен традицион рәвештә аерым 600 метрга Timerkids йөгереше һәм иң нәни спортчылар өчен «ползункаларда йөгерү» планлаштырыла.

Хәйрия акциясендә катнашу өчен катнашучыга слотны сатып алганда махсус төймәгә басарга кирәк – бу очракта барлык акчалар түләүсез гаилә кунакханәсен тәэмин итүгә китәчәк. «Роналд Макдоналд йорты» өчен 300 кеше йөгерәчәк. Гадәти слотларны сатудан җыелган акчаларның бер өлеше шулай ук хәйрия проектын үстерүгә юнәлдереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Роналд Макдоналд йорты» – Балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы гаиләләр өчен түләүсез гаилә кунакханәсе. Шушы проект ярдәмендә балалар озак дәвалану вакытында якыннары белән бергә һәм хастаханә территориясендә уңайлы шартларда яшәргә мөмкин. Ачылу вакытыннан башлап, 10 меңнән артык ата-ана һәм бала «Роналд Макдоналд йорты» кунакчыллыгыннан файдаланды.

Казан марафонының нечкәлекләрен белү һәм теркәлү сайтта башкарыла. Теркәлү вакыты 24-нче сентябрьгә кадәр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар