Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2023, 11:53

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнашу өчен теркәлү башланды

Ул ТР башкаласында 14-19 нчы майда узачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында катнашучыларны теркәү башланды. Чара Татарстан Республикасы башкаласында 2024 елның 14-19 нчы маенда узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара кысаларында Ислам дөньясы илләре белән традицион хөкүмәтара комиссияләр, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы, халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумы, хәләл-индустрия күргәзмәсе, хәләл ярминкә, мөселман модасы фестивале һәм башка активлыклар планлаштырылган.

«Россия һәм ИХО илләренең халыкара икътисадый форумы – сәүдә мөнәсәбәтләре, турыдан-туры чит ил инвестицияләре өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, ислам финанс системасы мәсьәләләре буенча фикер алышу максатында диалог мәйданчыгы», - диде элегрәк ТР Рәисе, форумның федераль оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда чарада БДБның 80 иленнән, Якын Көнчыгыштан, Африкадан, Көньяк Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән 16 меңнән артык кеше катнашты. Форумда рекордлы санда 200 ләп чара уздырылган. 130 дан артык килешү төзү аларның нәтиҗәсе булып тора.

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан бирле үткәрелә һәм Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту мәйданчыгы булып тора. РФ Президенты Указы белән 2023 елдан форум федераль статус алды. Форумның оештыру комитетын илнең вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

Барлык яңалыклар