В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Студентлар көне уңаеннан уздырыла
Денис Гордийко фотосы
Татьяна көнендә, 25 гыйнварда, көндезге бүлектә укучы студентлар һәм шәһәрнең Татьяна исемле хатын-кызлары Казан зооботаника бакчасының «Замбези елгасы» территориясенә бушлай керә ала.
Зооботаника бакчасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге киңлектә бушлай йөрү өчен акция шартларын раслый торган документ күрсәтергә кирәк.
Алдарак Казанның зооботаника бакчасына 2025 елның сентябрендә Амур юлбарыслары кайтартылуы турында хәбәр ителгән иде. Шул ук елның декабрендә ерткычларны – Басур һәм Саянны – «Замбези елгасы» территориясендәге төзекләндерелгән вольерга урнаштырганнар.