В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсиягә Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Салада яшәүчеләр дә кушылды.
Фото: Денис Гордийко
Велофестта катнашучылар 13 нче августта 20:00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында җыела башлады. Биредә алар өчен сәламләү программасы оештырылган иде – Just brass тынлы төркем чыгышы, фитнес-клуб инструкторларыннан махсус разминка, бүләкләр белән конкурслар.
Моннан тыш, велосипедчылар өчен старт мәйданында квест һәм 45 минутлык лекция узды, анда спикерлар популяр һәм билгесез булган шәһәр веломаршрутлары, сәламәт яшәү рәвеше һәм велокультура турында сөйләделәр. Сәяхәт турындагы «Другие прогулки» Telegram-каналы авторы Саша Елисеева, ТР Велосипедчылар берлеге президенты Илдус Янышев, Казан шәһәре буенча гид, «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсының «Сити-блогер» номинациясе җиңүчесе Игорь Боталов, видеовелоблогер VeloBoroda, ТР велоберлегенең элеккеге директоры Алексей Оносов лектор буларак чыгыш ясадылар. Шулай ук лекторий кысаларында Илдус Янышевның аның дөнья тирәли сәяхәте турында фильм күрсәтелде.
Маршрут шәһәрнең тарихи өлешендә һәм елга буе районы буенча узды. Велосипедчылар өчен юлда 3 тукталыш оештырылган иде: «Казан» гаилә үзәге янында, «Ак Барс Арена» стадионы янында һәм «Урам» экстрим-паркында. Тукталышларда катнашучылар ял итә һәм капкалап ала алдылар.
Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты. Шулай ук велоузышка «Казаноргсинтез» һәм «Сибур» предприятиеләре вәкилләре дә кушылды, ә махсус кунак сыйфатында фестивальдә ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов булды.
Чара Казан Мэриясе ярдәме белән Туризмны үстерү комитеты тарафыннан оештырылды.