В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быелгы акциядә 26 илдән һәм Россиянең 73 төбәгеннән вәкилләр катнашты
Денис Гордийко фотосы
«Татарча диктант» акциясе 14-16 ноябрь көннәрендә узды. Үткәрү мәйданчыклары уку йортларында, мәгариф һәм мәдәният үзәкләрендә оештырылды. Барлыгы бөтен дөнья буйлап 7 меңгә якын нокта теркәлгән.
Оештыручылар өч катлаулылык дәрәҗәсендәге биремнәр әзерләгән. Быел акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды, шуңа күрә өч текстның икесе аның иҗатыннан алынды. Әйтик, язучы әсәреннән өзек Татарстан һәм Башкортстан катнашучылары өчен әзерләнде. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатыннан өзек укылды. Ә чит ил катнашучылары өчен Каюм Насыйри әсәреннән адаптацияләнгән өзек яңгырады.
«Татар яшьләре форумы» төбәкара иҗтимагый оешмасында билгеләп үтүләренчә, Чиләбедән сигез яшьлек кыз акциядә иң яшь катнашучы булган, ә иң өлкәне – Пермьдә яшәүче 73 яшьлек ханым.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм шәһәр Башкарма комитеты ТР башкаласында акциянең төп мәйданчыклары булды. Диктантны КФУда 240 кеше язган, КДЭУда – 120, ә Башкарма комитетта – 100.
Грамоталылыкны тикшерү буенча акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, КФУ һәм башкалар оештырды.
Исегезгә төшерәбез, «Татарча диктант» кысаларында Башкарма комитетның 100 гә якын хезмәткәре татар теленең орфографиясе һәм пунктуациясе буенча үз белемнәрен тикшерде. Язу өчен текстны – Каюм Насыйриның «Кабуснамәдән хикәятләр» әсәреннән өзекне журналист һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.