Тренерлар видеодәрес вакытында өй шартларында эшләргә мөмкин булган күнегүләр күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстанлылар онлайн режимда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәүгә әзерләнә алачак. Видеороликларны карарга һәм республика тренерлары үткәргән дәресләргә теләге булган һәркем кушыла ала. Беренче дәрес - озынлыкка сикерү буенча - челтәрдә алдагы көндә пәйда булды.
Күнегүләр алдынгылык билгесе алырга планлаштыручыларга гына түгел, республиканың барлык халкына да файдалы булачак. Видеодәрес вакытында тренерлар нормативларны дөрес итеп башкарырга өйрәтәчәкләр, теге яки бу сынауга өй шартларында әзерләнергә ярдәм итәчәк күнегүләрне күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Дәресләр язмаларын ТР Спорт министрлыгының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә, шулай ук ВФСК «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк операторының рәсми аккаунтларында урнаштыру планлаштырыла.
Яңа проект «Өйдә әзерлән. Спорт - тормыш нормасы» акциясе кысаларында башланып китте. Исегезгә төшерәбез, Казанда шулай ук «Дустыңа көч бир» онлайн-марафоны уза. Катнашучылар социаль челтәргә ясаган иртәнге физик күнегүләрен куя һәм бер-берсенә эстафетаны тапшыра.