Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2020, 09:46

Татарстанлылар ярты ел эчендә республика порталы аша 139 млн электрон хезмәт башкарган

Ел башыннан республика халкы 13,8 млрд сумлык түләү операцияләре башкарган.


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Татарстанлылар ярты ел эчендә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша 139 млн электрон хезмәт һәм сервис рәсмиләштергән. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 5 млн.га түбәнрәк булган. Гомумән алганда, ел башыннан республика халкы 13,8 млрд сумлык түләү операцияләре башкарган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәтләре һәм сервислары ТР дәүләт хезмәтләре порталында иң зур популярлык казана. Республика халкы ведомствоның 96 млн хезмәтен алган, иң күбе - 80 млн тапкырга якыны - үз балаларының билгеләрен караганнар. Икенче урында - ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәтләре. Биредә татарстанлыларга 23 млн тапкыр ярдәм иткәннәр, күпчелек очракта гражданнар торак-коммуналь хуҗалык счетларын түләү һәм исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләрен кертү өчен мөрәҗәгать иткән. ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 7,4 млн хезмәт күрсәтелгән, аларның күпчелеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләгән. 5,8 млн хезмәт ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре күрсәткән, күпчелек очракта татарстанлылар табибка язылганнар.

Бүгенге көндә ТР дәүләт хезмәтләре порталында 2,5 млн шәхси кабинет теркәлгән. Гражданнар 306 электрон хезмәт һәм сервистан файдалана, аларны халык тиз һәм уңайлы форматта рәсмиләштерә ала. Моннан тыш, республика халкы өчен «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы да бар.
Барлык яңалыклар