Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2022, 13:58

Тимур Әүхәдиев: «Якындагы ике көндә Казанда айлык явым-төшем нормасының 30%-ы явачак»

Кар катламының биеклеге хәзер климатик нормадан артып китә, ә ял көннәренә тагын 10 см га артачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче февраль, Ксения Швецова). Казанда синоптиклар фаразлары буенча күп кар явуы дәвам итәчәк: якындагы ике көндә айлык явым-төшем нормасының 30%-ы төшәчәк, ә инде бүгенге көндә климатик нормадан 10 см га артып киткән кар катламы биеклеге тагын 10 см га ишәер дип көтелә.

«Без бер-ике көн эчендә айлык явым-төшем нормасының өченче өлешен алачакбыз. Шул ук вакытта явым-төшемнең һәр миллиметры кар катламын сантиметрга арттырачак. Шулай итеп, хәзер метеомәйданчыкларда кар катламы биеклеге 58 см тәшкил итсә, атна ахырына инде 68 см булачак», – дип сөйләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Бу сезонда Казанда кар катламы 11 нче ноябрьдә барлыкка килде, шул вакыттан бирле бер генә карсыз атна да булмады, дип искәртте Т.Әүхәдиев. Әйтик, узган айда ике тапкыр – 1 нче һәм 23 нче гыйнварда – тәүлек эчендә 8 мм дан артык явым-төшем булды. Шул ук вакытта гыйнварга кадәр ТР башкаласында кар катламының биеклеге нормага җитмәде. Бүген күзәтелә торган климатик нормадан артып китү – ул тупланган нәтиҗә. Шуңа күрә кар катламының максималь биеклеге, эксперт сүзләренчә, март аенда булачак.

«Кар туплану үзлегенә ия. Бездә җепшек көннәр булмады, шуңа күрә кар катламы биеклеге һаман үсә торды. Әлеге процесс якынча 7 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң эри башлаячак», – дип аңлата Т.Әүхәдиев.

Хәзерге вакытта биеклеге 37-40 см булырга тиеш кар катламы климатик нормадан артса да, бу әле экстремаль күрсәткечләр түгел, дип өстәде Т.Әүхәдиев. Әйтик, 2011 елда Казанда кар катламы биеклеге – 80 см дан, ә 1926 елда ул 1 м дан артып киткән.

«Гомумән алганда, явым-төшем күләменә килгәндә, начаррак та була ала иде. Коммуналь хезмәткәрләргә җиңел түгел, әмма бу әле көчле кар түгел, – дип өстәде Т.Әүхәдиев. – Аграрийларга бәхет елмайды: алар язын дым яхшы булыр дип өметләнә».

Барлык яңалыклар