Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2020, 16:43

«Тоталь диктант»ны 2,5 меңнән артык казанлы язды

Татарстан башкаласы грамоталылыкны тикшерү буенча акциядә катнашучылар саны буенча икенче урынны алды.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Казан «Тоталь диктант»та катнашучылар саны буенча икенче урынны алды. Грамоталылыкны тикшерү буенча акциядә 2534 кеше катнашты. Татарстан башкаласын Санкт-Петербург кына узып китте, анда диктантны 2600 катнашучы язган.

Татарстанда «Тоталь диктант»ны 11 мең 534 кеше язган. Коронавирус пандемиясе аркасында акция онлайн-режимда узды, шуның аркасында диктант язу өчен мәйданчыклар саны артты: узган ел республикада акция 91 мәйданчыкта үткәрелсә, быел - 418 мәйданчыкта, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Тоталь диктант» Россиядә һәм тагын 62 илдә узды. Анда чит илдән 70-тән артык шәһәр һәм Россиядән 546 шәһәр катнашты.

Барлык яңалыклар