В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йөзүчеләр ТР башкаласына Россиянең 34 төбәгеннән һәм башка 5 илдән киләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). 7-11 нче сентябрьдә Казанда йөзү буенча «Бергә җиңәчәкбез» ачык турниры узачак. Халыкара ярыш Россиянең 34 төбәгеннән һәм башка 5 илдән Даун синдромы белән 150 спортчыны берләштерәчәк.
«Әкият» курчак театрында тантаналы ачылыш һәм бәйрәм кичке ашы оештырылачак. Катнашучылар монда театр тамашасын карый алачаклар. Йөзүчеләр «Акчарлак» бассейнында көч сынашачак. Турнир спортчыларның «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы әзерләгән иҗат кичәсендәге чыгышлары белән тәмамланачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
«Бергә җиңәчәкбез» ачык турниры быелдан башлап халыкара чара статусына ия. Ярышларның төп бурычы – сәламәтлекне ныгыту, физик культура һәм спорт ярдәмендә реабилитацияләү һәм җайлашу, шулай ук Даун синдромы булган кешеләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.