В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 47 яңа СОVID-19 авыруы ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Татарстанда СОVID-19 авыруының 47 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 24 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 24 кеше – Казанда, 3-әр кеше – Норлат һәм Чистай районнарында, 2-шәр кеше – Яр Чаллыда, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш һәм Сарман районнарында, берәр кеше - Актаныш, Әлмәт, Баулы, Биектау һәм Лениногорск районнарында яши.
28-нче июльгә Татарстанда 23 мең 771 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 116 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 36 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 792 мең 427 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 8742), шуларның 564 мең 879-ы икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 22 мең 420 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 195 мең 232 кеше авырган, 5 млн 547 мең 529 кеше сәламәтләнгән, 156 мең 178 кеше үлгән.