В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Баланы әлегә күреп булмый, тотрыклы җылы һава торышы урнашканчы, ул әти-әнисе белән эчке вольерда яшәячәк.
Фото: Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте
Баланың җенесен дә әлегә белмиләр, чөнки кайгыртучан әти-әнисе аңа хезмәткәрләрне якын китертми. «Җенесне белгәч, яңа туган бала өчен исем конкурсы игълан итәчәкбез», – дип хәбәр ителә зооботаника бакчасының Telegram каналында.
Бала әтисенә охшаган, аның да Феди дикобразыныкы кебек үк ак кикриге бар. Одри әнисеннән дикобразга нык характер бирелгән, ул зур җәнлек кебек ыңгыраша һәм кеше якынлашканда койрыгы белән куркыта, аңа якын килергә ярамаганлыгын аңлата.
Хәзер бала инде җитәрлек көчкә ия һәм ана сөтеннән зурлар ризыгына күчкән: җиләк-җимеш, яшелчә, ашлык, сохари һәм киптерелгән җиләк-җимешләр ашый башлаган.
Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре сөйләвенчә, дикобразның баласы күзләре ачык һәм йомшак энәләр белән туа, алар берничә көннән соң катыланалар һәм олы хайванныкы кебек булалар.