Бүген «Казан» Гаилә үзәге янында Иске Яңа елга багышланган чара узачак. Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен концерт программасы әзерләнде.
Чарада Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак. Музыкаль кичә 17:00 дән 19:00 га кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә. Керү ирекле, концерт чыршы шәһәре янындагы сәхнә янында була.
Бәйрәм программасы Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр өчен дә планлаштырылган. Барлык теләүчеләрне чыршы шәһәрчеге янында Мир урамындагы скверда җыелырга һәм бергәләп иске Яңа елны билгеләп үтәргә чакыралар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Казан Кремлендә бүген соңгы көн ярминкәләр эшли. Шәһәр халкы 22:00 гә кадәр, ә Туп утарында 19:00 га кадәр бара ала.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел каникулларында Казан паркларында һәм скверларындагы чараларга 600 меңгә якын кеше
килгән – бу узган елның шушы чорына караганда 100 меңгә күбрәк. 15 гыйнварда чыршыларны акрынлап сүтү
башланачак , әмма иллюминация әле дә сакланачак.