В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык ишекләр көнендә алдан язылу буенча катнашырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). 20-нче октябрьдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне оештыра.
Идарә хезмәткәрләре эшкуарлык вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтәчәкләр. Кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча узачак.
Казанлыларга алдан +7(843)238-36-32, +7(843)238-18-41 телефоннары буенча теркәлергә, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да яңгыратырга кирәк. Шалтыратулар 18-нче октябрьдән 19-нчы октябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (төшке аш вакыты – 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр) кабул ителә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.