В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Идеяләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хуплады
Фото: «Алдынгылар хәрәкәте» матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче сентябрь). Казанның туган телләрне саклау һәм үстерү буенча ике проекты финанс ярдәме алачак. Аларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка «Алдынгылар хәрәкәте» йортында тәкъдим иттеләр.
ТР башкаласыннан диджей BubbleGum – Scratch DJ School белән берлектә «Диджейлык дәресләре һәм кичәләр сериясе» проектын тәкъдим итте. Башта яшүсмерләр өчен укулар үткәреләчәк, ә аннары алар балалар һәм яшьләр өчен кичәләрдә чыгыш ясый алачак.
Шулай ук Марат Әхмәтовка Островский урамындагы «Алдынгылар хәрәкәте» йортында кафе белән киләчәк иҗтимагый киңлек концепциясе турында сөйләделәр. Киләчәктә коворкинг һәм яшь казанлылар инициативасы белән оештырылган чаралар өчен зона ачылачак.
Кофейняда кунакларга махсус меню тәкъдим ителәчәк, анда Габдулла Тукай иҗаты чагылыш табачак. Китаплар һәм киемнәр белән кечкенә почмак, вакытлыча экспозицияләр зонасы булдыру планлаштырыла. Беренче күргәзмәдә май аенда үткән воркшопның татар шагыйре образын яңадан карап чыгу буенча эшләре күрсәтеләчәк.
Тулаем алганда, Татарстанда туган телләрне саклау буенча 10 проект финанс ярдәме алачак. Алар арасында Мөслим районында «ИкФолк» балалар-яшьләр этно-рок фестивале уздыру, Арча районының тарихи һәм истәлекле урыннары турында 15 видеоролик ясау һәм башкалар, дип хәбәр итте «Алдынгылар хәрәкәте»нең матбугат хезмәтендә.