В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Елга төбен чистарту белән А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды аквалангчылары шөгыльләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Казан Бишбалта бистәсендә Идел ярында узган «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясенә кушылды.
Сәяси партия һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары һәм Татарстан уку йортларыннан 400 үзирекле яр зонасын чистартты. Катнашучылар яр сызыгыннан һәм якын тирә территорияләрдән 30 куб. м күләмдә 200 капчык чүп-чар җыйдылар. Җыелган чүп-чарның күп өлешен пластик һәм пыяла шешәләр, пакетлар тәшкил итте, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Елга төбен чистарту белән А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды аквалангчылары шөгыльләнде, ә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының лаборатория хезмәткәрләре суны сынауга алдылар. Экспертиза нәтиҗәләре 5 көннән әзер булачак.
Чараны оештыручылар - Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.