17 декабрьдән Казан аэропортында парклардагы төп кышкы вакыйгалар турында брошюралар, Яңа ел чыршылары һәм башка күп нәрсәләр белән махсус такта урнаштырачаклар. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде.

Шәһәр кунаклары Nordwind авиакомпаниясенең урын талоннарын күрсәткәндә шәһәрнең күңел ачу һәс сатып алу биналарында ташламалар һәм бонуслар ота алачак.

«Туризмны үстерү комитеты һәм Nordwind авиакомпаниясе белән берлектә без шәһәребезгә килүче Яңа ел рейслары пассажирлары өчен туристик юл күрсәткече әзерләдек», – дип сөйләде Айгөл Латыйпова. Анда Яңа ел Казаны буенча уңайлы маршрут ясарга мөмкинлек бирәчәк әһәмиятле урыннар җыелачак.

Туристик акциягә танылган объектлар кушылды, шул исәптән «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы һәм «Черек күл» паркындагы шугалак.

Моннан тыш, төбәкне алга таба үстерү өчен тышкы реклама урнаштыру планлаштырылган. Айгөл Латыйпова сүзләренчә, күрше төбәкләрдә Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга чакыру билбордлары барлыкка киләчәк.

2025-12-15T14:44:15+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.