Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2025, 17:07

Азык-төлек департаментында һөнәри осталык бәйгесе узды

Иң яхшы слесарь-төзекләндерүчеләрне, машина йөртүчеләрне һәм контролерларны сайлаганнар

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментында һөнәри осталык бәйгесе узган. Слесарь-төзекләндерүчеләр ярышларда беренче тапкыр катнашкан. Алар өчен махсус сынау полигоны төзегәннәр.

16 белгеч арасында беренче урынны слесарь-төзекләндерүче Сергей Горбунов яулаган. Күнекмәләре, белемнәре һәм кыюлыгы белән аерылып торучы егет бәйгенең өч өлешен дә сынатмыйча узган. Икенче урын Павел Никулинга һәм Алексей Кузнецовка бирелгән. Андрей Тимошенков һәм Айрат Камалетдинов бронза медаль белән бүләкләнгән.

Бәйгедә шулай ук тикшерүчеләр дә көч сынашкан. Аларның теоретик белемнәре, физик әзерлекләре тикшерелгән һәм егетләр жюри әгъзаларына тәртип бозучыларны эзләүдә практик күнекмәләрен күрсәткән. Әлеге ярышта Андрей Мишин, Алмаз Закиров һәм Рөстәм Гыйльфанов җиңүче дип танылган.

Моннан тыш, бәйге машина йөртүчеләр арасында да уздырылган. Бу сынауда Антон Знатнов рәттән өченче тапкыр җиңү яулаган. Илнар Абзаловка икенче урын бирелгән. Айдар Рәхимуллин һәм Артур Хуҗасәетов өченче урынга лаек дип табылган. Бәйгедә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен белү, машина йөртү һәм автомобильләрнең техник үзенчәлекләрен аңлау осталыклары буенча сынаганнар.

Азык-төлек департаментында билгеләп үтүләренчә, оешмада бәйгедә катнашучылар саны белән бергә, тәкъдим ителгән һөнәрләр исемлеге дә елдан-ел арта. Ярышлар сәләтле, тырыш, хезмәт сөючән белгечләрне ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Алдарак Татарстан башкаласында республика күләмендә уздырыла торган «Иң яхшы автобус йөртүче – 2025» һөнәри осталык бәйгесенә йомгак ясалуы хакында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар