В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге челтәрләр ярдәмендә узган елны 2 мең тоннадан артык икенчел чимал җыеп алынган
Марат Мөгыйнов фотосы
«Шәһәрнең барлык контейнер мәйданчыкларын икенчел чимал өчен «сары челтәрләр» белән колачлау – бу бик яхшы яңалык. Инде хәзер үк әлеге челтәрләрдән төрләргә аерып алынган икенчел чималның 39 проценты эшкәртүгә җибәрелә. Бу җыелган барлык чүп-чарны барыбер полигоннарга алып китәләр, дип тәкърарлый торган скептикларга турыдан-туры җавап», - дип шәрехләде әлеге мәсьәләне Илсур Метшин.
Шәһәрдә инде төп биш төр калдыкны: пластик, пыяла, кәгазь, металл һәм тетрапакны җыю өчен билгеләнгән 2 751 контейнер урнаштырылган. Әлеге система ярдәмендә узган елны 2 мең тоннадан артык икенчел чимал җыеп алынган, бу 2024 елда җыелган күләмнән 902 тоннага, ягъни 39 процентка артыграк.
Евгений Чекашов яңа савытларны урнаштыру шәһәр халкы өчен төрләргә бүлеп аеруны мөмкин кадәр уңайлырак итәчәк, дип ышандырды. «Яңа контейнерлар төрләргә аерылган калдыкларны кешеләр юл уңаенда калдырып китәрлек уңайлы урыннарга урнаштырылачак», - дип ассызыклады ул.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, 2025 елда Казаннан 8 миллион кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Калдыкларны чыгару буенча көндәлек биремнәр 98-99 процентка үтәлгән.