В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өч метрлы инсталляция эшкәртелә торган пластиктан ясалган.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Горки-Әмәт урманында бүген «Күбәләк эффекты» дип исемләнгән яңа арт-объект ачылды. Өч метрлы инсталляция «Казан – калдыкларсыз шәһәр» проекты кысаларында урнаштырылды, эшкәртелә торган пластиктан ясалган һәм шәһәр халкының игътибарын чүп-чарны сортларга аеру һәм эшкәртү кирәклегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Ачылыш тантанасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов, Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, Coca-Cola HBC Россия генераль директоры Александр Ружевич һәм проект авторы Алексей Лазарев катнашты.
«Күбәләк эффекты» инсталляциясе 3,3 һәм 3,2 м үлчәмендә эшкәртелә торган материаллардан: металл каркас һәм пластик савытлардан эшләнгән. Арт-объект проекты конкурс барышында сайлап алынды, аның шартларының берсе икенчел материаллардан яки калдыклардан 90% булса да конструкцияне тәкъдим итү иде. Нәтиҗәдә проект авторы 35 яшьлек Казан архитекторы Алексей Лазарев булды, ул инде кече архитектура формаларын һәм шәһәр арт-объектларын булдырган, шул исәптән экология темасына да, һәм алар өчен профессиональ бүләкләр алган.
«Идеяне миңа 1961 елда математик һәм метеоролог Эдвард Лоренц ачкан танылган «күбәләк эффекты» күрсәтте. Экологиягә карата бу концепцияне болай формалаштырырга була: зур үзгәрешләр кечкенә көчләрдән килә. Шуңа күрә бер кешенең гади гамәле дә – мәсәлән, пластик шешәне эшкәртүгә тапшыру – әйләнә-тирә мохитне саклауга йогынты ясарга сәләтле», – дип сөйләде А.Лазарев.
Горки-Әмәт урманында елдан артык калдыкларны дуаль җыю эшләре алып барыла һәм Россиядә чүп проблемасының масштабы турында сөйләүче интерактив экспозиция эшли, шулай ук эшкәртелгән пластиктан җиһаз урнаштырылган, дип искәртте Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов. «Горки-Әмәт урманында пластик калдыклардан арт-объектны ачу – җәмәгатьчелекнең игътибарын экологиянең мөһим темасына җәлеп итү өчен тагын бер мөмкинлек. Казан паркларының шәһәр халкы һәм кунаклары экологик агарту ала торган урынга әйләнүенә һәм табигатькә сак караш турында күбрәк белә алуларына без шат», – дип өстәде ул.