В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак
Фото: vk.com/gamesofuture
Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара турнирында дөньяның 100 дән артык иленнән 2 меңгә якын атлет катнашачак. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Мәскәүдә ВДНХда уза торган «Россия» форумында Туризм һәм спорт көне кысаларында хәбәр итте.
«Россия ачыклык принцибын гамәлгә ашыруны дәвам итә, спорт – ул илләрне берләштерүгә, партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итүче йомшак көч. Халыкара олимпия комитеты сәясәтенә карамастан, Россия һәм партнер илләр сәясәттән тыш спорт идеясен хуплый», - диде Дмитрий Чернышенко.
Аның сүзләренчә, турнирга кызыксыну Уеннар башланганчы ук күзәтелгән. Ул тест ярышларында 40 тан артык ил вәкилләре катнашканлыгын искәртте.
«Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак.