В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу уку елында укучылар саны 11 меңгә арткан, ә дүрт елдан соң парта артына 200 мең бала утырачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Республика җитәкчелеге ярдәме белән ставкаларны арттыруга ирешелде, моннан тыш, мәктәп азык-төлек блокларында штат расписаниесе оптимальләштерелде. «Азык-төлек блокларына йөкләнеш арта. Бу уку елында гына да без 11 мең укучыга арттык, ә дүрт елдан соң парта артына 200 мең бала утырачак. Бу яңа мәктәпләр төзү, капиталь ремонт ясау гына түгел, азык-төлек блокларында һәм Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты базасында ризык әзерләү мөмкинлеге дә», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасын дәвам итү планлаштырыла. Капиталь ремонт барышында тагын 31 мәгариф учреждениесендә ашханә урынына мәктәп рестораннары барлыкка киләчәк.
Рима Мөхәммәдшина хәбәр иткәнчә, азык-төлек блогы хезмәткәрләре даими укулар үтә. Узган ел 225 белгеч Казан сәүдә-икътисад техникумы белгечләре белән берлектә туклану департаменты тарафыннан эшләнгән авторлык программасы буенча квалификация күтәргән. Программа Worldskills стандартлары буенча сертификацияләнгән. Шулай ук 76 хезмәткәр иң еш очрый торган проблемалар буенча ситуацион бурычларны хәл итү форматында укулар узган.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының җитештерү технологияләре, туклану эшен оештыру һәм санитар табиблар бүлеге хезмәткәрләре бер ел эчендә мәктәп ашханәләре персоналын укыту өчен 1,4 меңнән артык чыккан.