Казанда ел ахырына кадәр социаль ипотека программасы буенча өч йорт файдалануга тапшырылачак
Быел Казанда 1657 фатирлы сигез социаль ипотека йорты төзелә башлый. Шуларның алтысын Киров районындагы «Салават күпере»ндә, икесен Идел буе районының «Гаилә» микрорайонында төзиләр. Бу объектларның гомуми мәйданы 85 мең кв.м тәшкил итәчәк.

2024 елда Татарстан башкаласында социаль ипотека программасы буенча җиде йорт төзелде: алтысы «Салават күпере»ндә һәм берсе «Гаилә»дә. Яңа фатир ачкычларын Казанның 1040 гаиләсе алды. «Гаилә»дәге йортны вакытыннан алда тапшырганнар – башта аны 2024 елның IV кварталында кертергә планлаштырсалар да, сентябрьдә.

Социаль ипотека тораклары барыннан да активрак «Салават күпере»ндә төзелә. Торак йортлардан тыш, анда социаль инфраструктура да үсә. Мәсәлән, 2024 елда микрорайонда сменасына 750 кешегә исәпләнгән иң эре күп профильле поликлиника ачылды.

Моннан тыш, узган ел алданган өлешчеләргә ярдәм итү республика программасы кысаларында Аграр урамында өлешчеләр өчен «Золотая середина» торак комплексы төзелә башлады. Ике торак корпуста 342 фатир, беренче катта төзелеп беткән җәмәгать биналары һәм 295 машина урынына исәпләнгән җир асты машина кую урыны булачак. Комплексны 2026 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

2025-04-14T09:51:56+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.