Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2022, 09:04

Казанда юл хезмәтләре юлларны җәйге карап тотуга күчүгә әзерләнә

1 нче апрельдә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт ала.

15 нче апрельдә урам-юл челтәрен кышкы карап тоту чоры тәмамланачак. Казанда җыештыру техникасын җәйге режимда эшләү өчен яңадан җиһазлауга керештеләр инде. Урамнарны җыештыруда 260 берәмлек техника, шул исәптән 60 вакуум һәм себерү-җыю, 90 сиптерү-юу машинасы эшләячәк.

Май башына кыш буена җыелган пычрак һәм катнашмадан 21 млн кв. м мәйданлы урам-юл челтәрен тулысынча чистарту планлаштырыла. Ә 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр Казанда санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү буенча ике айлык узачак. Һава шартлары яхшы торганда, 23 нче апрельгә гомумшәһәр өмәсе планлаштырылган.

Икеайлык барышында җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын, шулай ук ишегалларын, сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, гараж кооперативларын, сәүдә объекты корылмаларын, ягулык салу станцияләрен, (фасадлардан һәм коймалардан алып якындагы участокларга кадәр) тәртипкә китерүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

Теләге булган һәр кеше инициатив төркем төзи һәм үз ишегалдын яки шәһәрнең яраткан почмагын тәртипкә китерә ала. Инвентарь, капчык алу һәм җыелган чүпне чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча район администрацияләренә һәм идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Узган елның декабреннән март аена кадәр, синоптиклар мәгълүматларына караганда, Казанда 176 мм явым-төшем булган, бу нормадан 78% ка югары. Кар катламының уртача калынлыгы 72 см тәшкил итте – уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 15 см га югарырак. Ә 2 нче һәм 22 нче гыйнварда, 4 нче һәм 9 нчы февральдә шәһәрдә айлык кар нормасының яртысы яуган.

Бүгенге көнгә шәһәр урамнарыннан 1150 мең тонна кар чыгарылган – бу 225 мең чамасы үзбушаткыч.

Кышкы чорда 65 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, ә юлларны һәм урамнарны җыештыруга уртача 725 махсус техника чыккан.

Быел тест режимында җыештыру техникасын координацияләү мөмкинлеген бирә торган бердәм мониторинг һәм контроль системасы эшли башлады. Кар эретү пунктлары һәм барлык махсус техника датчиклар һәм камералар белән җиһазландырылган. Система урамнарны тулысынча колачлап, юлларны чистарту маршрутларын үз эченә ала һәм техника санын теләсә кайсы вакыт аралыгында күзәтеп торырга мөмкинлек бирә, нинди урамнар җыештырылганын, ә нинди урамнарга әле кермәгәннәрен, яки тиешле дәрәҗәдә чистартылмаганын һәм башка мәгълүматларны күрсәтә.

Сынау чорында ачыкланган җитешсезлекләр киләсе сезонда бетереләчәк. Бердәм контроль системасы тулы күләмдә эшләячәк.

Барлык яңалыклар