Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2020, 11:32

Казанда муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы тагын бер айга озайтыла

Мондый карар кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән кабул ителде, дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы тагын бер айга озайтыла. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, мондый карар кече бизнеска ярдәм күрсәтү йөзеннән кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, быелның язында кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең башка чаралары арасында Казан мэры Илсур Метшин муниципаль паркингларның эш режимын үзгәртү турындагы карарны раслады. Шулай итеп, 20-нче апрельдән эш көннәрендә 6.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр акча алына башлады, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин. Элегрәк, әлеге чаралар кабул ителгәнче, муниципаль урам парковкалары өчен түләү эш көннәрендә һәм шимбәләрдә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр алына иде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров ассызыклаганча, әлеге ярдәм чарасы халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, беренче чиратта, сатып алучылар агымы кимүгә дучар булганнарга юнәлтелгән. «Мондый чара 18-нче октябрьгә кадәр кабул ителгән иде. Ул зыян күргән бизнеска үзгәргән шартларга тизрәк җайлашырга һәм клиентлар агымын мөмкин кадәр күбрәк сакларга мөмкинлек бирде», – дип сөйләде И.Шакиров. Ул муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимын озайту турында карар кабул ителүен әйтте. Шәһәр башкарма комитетының тиешле карарына кул куелды инде.

«Без бүген барыбыз да икътисадны тотрыкландыру, эш урыннарын һәм кешеләрнең керемнәрен саклап калу белән нык кызыксынабыз. Шәһәрнең бизнеска ярдәм итү планында мөмкинлекләре, әлбәттә, зур түгел. Шуңа да карамастан, Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары пакеты кабул ителде һәм гамәлгә ашырылды, – дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин . – Яз көне безнең оператив карарларның берсе муниципаль паркингларның ярты елга ташламалы режимын кертү булды. Алты ай тиз үтте, кызганычка каршы, икътисад акрынрак торгызыла. Һәм паркинглар эшенең ташламалы режимын тагын бер айга озайту безнең кече бизнеска ярдәм итәргә тиеш».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.10.20
Барлык яңалыклар