В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантананы виртуаль алып баручы үткәрәчәк, аның образы һәм тавышы ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган.
Фото: vk.com/gamesofuture
Кире хисапны башлап җибәрүдән тыш, чарада Бөтенроссия фиджитал спорт федерациясен тәкъдим итәчәкләр һәм «Киләчәк уеннары» талисманын булдыру өчен нейрочелтәр өчен запрос формалаштыру буенча онлайн-тавыш бирүгә старт бирәчәкләр.
Шулай ук катнашучыларны «Фиджитал ритмында хәрәкәтлән» флешмобы көтә. Турнир вакытында ярышлар демозонасында популяр бию дисциплиналары тәкъдим ителәчәк.
Казанда тантаналы чара Б.Рәмиев исемендәге IT-парк каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә узачак, Мәскәүдә чара Манежный мәйданында узачак. «Киләчәк уеннары» башланырга 300 көн калуны күрсәтүче кире хисапны йөкләү индикаторын РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшләтеп җибәрәчәк. Тантана «Матч ТВ» телеканалында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә трансляцияләнәчәк. Студиядә тамашачыларның кушылуларын көтәчәкләр, анда чакырылган фиджитал-спортчылар ярышларда катнашу тәҗрибәләре турында сөйләячәк, дип хәбәр итә турнирның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» – тарихта беренче халыкара мультиспорт ярышлары, анда традицион спорт төрләре цифрлы технологияләр белән бергә кушыла. Турнир Казанда 2024 елның 23 нче февраленнән 2 нче мартына кадәр узачак. Ярышларда 100 дән артык илдән 2 мең спортчы катнашачак.
«Киләчәк уеннары» 16 гибрид дисциплина буенча ярышларны үз эченә ала, аларның һәрберсе классик һәм киберспортны яки VR-/AR-технологияне берләштерә. «Киләчәк уеннары»на әзерлек 2021 елдан алып барыла. Турнир алдыннан Казанда «Фиджитал уеннар» ярышлары үткәрелә. Алар оештыручыларга һәм катнашучыларга төп турнир вакытында нәрсәгә аерым игътибар бирергә кирәклеген аңларга ярдәм итәләр.