Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2019, 12:09

Казанда өч юл һәлакәтенең шаһитларын эзлиләр

Барлык очракларда да автомобиль хуҗалары юл-транспорт һәлакәтләре урыннарын калдырып киткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Казан Дәүләт автоинспекциясе өч юл һәлакәтенең шаһитларын эзли. Барлык очракларда да автомобиль хуҗалары юл-транспорт һәлакәтләре урыннарын калдырып киткән.

22-нче ноябрьдә 23.50 сәгатьтә Бутлеров урамындагы 36-нчы номерлы йорт каршында светофорның кызыл төсенә туктап торган «Шевроле» автомобилен бәрдереп киткәннәр. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Шевроле» автомобиленең 19 яшьлек пассажирының йомшак иңсә тукымалары зарарланган.

23-нче ноябрь көнне 01.30 сәгатьтә Хөсәен Мәүлетов урамындагы 34-нче номерлы йорт каршында 18 яшьлек егетне бәрдергәннәр: ул светофорның яшел төсенә юлны чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче башының йомшак тукымалары зарарланган һәм сул тезенең буыннарына зыян килгән.

Шул ук көнне 11.35 сәгатьтә Хөсәен Ямашев проспекты буенча 39а номерлы йорт каршында автомобиль бәрдерүдән 64 яшьлек пенсионер зыян күрә, башлангыч мәгълүматлар буенча, ул билгеләнмәгән урында җәяүлеләр кичү юлын чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең маңгае җәрәхәтләнгән, йомшак тукымалары зарарланган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: 5-333-815, 5-333-848.

Узган ял көннәрендә, 23-нче һәм 24-нче ноябрьдә, Казанда 259 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 7-сендә зыян күрүчеләр бар.

Барлык яңалыклар