В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыш бабайның кышкы тылсымчы дуслары белән очрашуы Беренче Май мәйданында 12.30 сәгатьтә була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Казанда Кыш бабайлар йөреше маршруты үзгәрде. 23-нче ноябрьдә Татарстан башкаласына Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенең 10 еллыгы уңаеннан җыелачак кышкы тылсымчылар Беренче Май мәйданыннан Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданга кадәр узачак. Моңа кадәр йөрешне Бауман урамы буенча оештыру планлаштырылган иде.
Кыш бабайның кышкы тылсымчы дуслары белән очрашуы Беренче Май мәйданында 12.30 сәгатьтә була. Чакырылган кунаклар арасында Бөек Устюгтан килгән Россия Кыш бабае, Кар кызы, Байкал Кыш бабае, Финляндиядән килгән Санта-Клаус, Удмуртиядән килгән Тол Бабай, Кыш-әти, Кар себерүче Кыз һәм Вяткадан Кикимора бар.
Урам йөреше 12.40 сәгатьтә башлана. Әкият геройлары Шейнкманның юлы буенча Казан Кремленең «Манеж» бинасына кадәр барачак, анда Кыш бабайның почта тартмасын ачу тантанасы булачак.
Биредә кышка старт биреләчәк һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгын 25 еллык юбилее белән котлаячаклар.
Бәйрәм Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә «Әкияти переполох» спектакле белән дәвам итәчәк. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
24-нче ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкияти кунаклар Яңа Кырлай авылындагы «Могҗизалар урманы»н ачу резиденциясендә җыелачак. Бәйрәм дәвамында барлык теләүчеләр дә катнаша ала, керү ирекле.