Бер тәүлек эчендә 56 татарстанлы COVID-19дан савыккан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 232 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1-се читтән кертелгән, калганнары элемтә аша. 73 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 159 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 117 Казан кешесе, 39 кеше – Яшел Үзән районыннан, 16 кеше – Яр Чаллыдан, 7-шәр кеше Лаеш һәм Түбән Кама районнарында яши, 6 кеше – Саба районында, 5-әр кеше – Алексеевск, Алабуга районнарында, 4-әр кеше – Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында, берәр - Азнакай, Актаныш, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Норлат, Чистай районнарында.
5-нче декабрьгә Татарстанда 39 мең 226 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 32 мең 574 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 56 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 32 мең 602 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 9 млн 801 мең 613 кеше авырган, 8 млн 502 мең 406 кеше савыккан.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.