В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә кертелә
Денис Гордийко фотосы
Казанда җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосалар челтәрен киңәйттеләр. Үзгәрешләр 47 юл участогына кагыла. Яңалыклар шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә кертелә.
Шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте өчен махсус полосалар Дементьев (ТЭЦ урамыннан Олег Кошевой урамына кадәр, Максимов урамы юнәлешендә), Ленинград, Копылов, Чистай, Маршал Чуйков, Фатыйх Әмирхан, Декабристлар, Болотников, Восстание, Фрунзе, Залесная, Несмелов урамнарында, Хөсәен Ямашев проспектында, «Миллениум» күперендә, Горький шоссесында, шулай ук Киров һәм Кремль дамбаларында, Меңьеллык мәйданында бүлеп бирелгән.
Бүленгән полосаларны шулай ук Уң як Болак, Сул як Болак, Татарстан, Пушкин (Татарстан урамыннан Карл Маркс урамына кадәр), Карл Маркс, Горький, Вишневский, Николай Ершов, Марсель Сәлимҗанов, Островский (Туфан Миңнуллин урамыннан Пушкин урамына кадәр), Нурсолтан Назарбаев, Павлюхин, Рихард Зорге, Танк, Гвардия, Хөсәен Мәүлетов, Мир, Юлиус Фучик, Академик Парин, Себер трактында, шулай ук Оренбург трактында -Павлюхин урамыннан Ферма шоссесына кадәрге участокта күрергә була.
Моннан тыш, бүлеп бирелгән полосалар буенча транспорт хәрәкәте Җиңү проспектында, Академик Арбузов, Академик Сахаров, Академик Глушко (Зәкиев урамыннан Хәйдәр Бигичев урамына кадәр), Достоевский (Гадел Кутуй урамыннан Чехов урамына кадәр), Гадел Кутуй урамнарында һәм Альберт Камалиев проспектында – Курск урамыннан 30 нчы йортка кадәр оештырыла.
Бүлеп бирелгән полосалар маршрутта йөри торган транспорт чаралары хәрәкәте өчен каралган һәм Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә оештырылачак.