В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш җылылык челтәрләрендәге авария белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында җылылык челтәрләрендәге авариягә бәйле рәвештә берничә урамда вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнде, дип хәбәр итә Казанның Дәүләт автоинспекциясе.
Хәрәкәт түбәндәге участокларда туктатылган:
Вишневский урамы, Калинин урамыннан Тихомиров урамына таба борылыш;
Вишневский урамы, Нурсолтан Назарбаев урамы ягына таба;
Вишневский урамы, Шмидт урамы ягыннан Калинин урамы ягына таба;
Нурсолтан Назарбаев урамы, Марсель Сәлимҗанов урамы ягыннан Вишневский урамы ягына таба;
Островский урамы, Нурсолтан Назарбаев урамыннан Сукно урамы ягына таба, ике юнәлештә дә;
Пушкин урамына таба, Калинин урамыннан Тихомирнов урамына таба, Вишневский урамыннан уңга борылыш;
Петербург урамына параллель юл буйлап, Петербург урамында урнашкан 72 нче йорттан Нурсолтан Назарбаев урамы ягына таба, ике юнәлештә дә.
Хәзерге вакытта машина юлына су агып чыгу очрагы җайга салынган – урында 4 су суырту машинасы эшли. Шул ук вакытта юл хезмәтләре бозлавык барлыкка килүне булдырмый калу өчен реагент ярдәмендә әлеге юл өлешләрен чистарта.
Белгечләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсендә җылылык белән тәэмин итү өзелмәгән: хәзерге вакытта җылылык вакытлыча «Азино» котельнясына күчерелгән.
UPD: Вишневский һәм Нурсолтан Назарбаев урамнарында хәрәкәт торгызылды.