Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2020, 17:12

Казанда метрополитенның икенче линиясенең аралык тоннельләрен казу эшләре башланды

Эшләр «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәрге беренче участокта алып барыла.


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казан метрополитенында булдылар - монда төзелеп килүче «Сахаров» метро станциясеннән метрополитенның икенче линиясенең беренче участогында аралык тоннельләрен казу эшләре башланды.

Агымдагы эш турында «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, «Казметрострой» акционнерлык җәмгыяте җитәкчелеге вәкилләре сөйләде. Бүгенгә, «Дубравная» метро станциясе төзелеп беткәннән соң, Казан метрополитенының гомуми озынлыгы 19,4 чакрым тәшкил итә. Линиядә «Дубравная», «Җиңү проспекты», «Горки», «Аметьево», «Сукно бистәсе», «Тукай мәйданы», «Кремль», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Төньяк Вокзал» һәм «Авиатөзелеш залы» станцияләре урнашкан. Көн саен җир асты юлларының пассажирлар агымы тәүлегенә 160 мең кешегә кадәр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Казан метрополитенының икенче линиясен төзү эшләре җәелдерелгән. Ул шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак һәм Ю.Фучик - Академик Сахаров - Космонавтлар (Совет мәйданы) - Компрессорлар - Футбол стадионы - Чуйков - Волгоград - Восстание аша узачак һәм иң зур пассажирлар агымы булган микрорайоннарны колачлаячак.

Казан метрополитенының икенче линиясен төзү берничә этапка бүленгән. «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр беренче участокның төзелеш озынлыгы 5,37 чакрым тәшкил итәчәк һәм дүрт станцияне үз эченә алачак: «Фучик», «10-нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы», «Сахаров».

Рөстәм Миңнеханов метрополитенны карау барышында ассызыклаганча, хәзерге гади булмаган икътисади вәзгыятьтә әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыруны туктатмаска, метро төзелешен дәвам итәргә карар кылынган, чөнки бу Казанның дистә елларга үсешенә нигезен сала. «Кризис нинди генә булмасын, төзергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов, метрополитен төзүчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Безнең үз «Казметрострой» предприятиебез, үз белгечләребез булуы шәп. Барыгызга да яхшы эш телим».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зур Казан боҗрасы һәм метро транспорт өлеше буларак Казан инфраструктурасын үстерү өчен кирәк. Республика башлыгы шулай ук ассызыклаганча, бүген метро - ул җәмәгать транспортының иң уңайлы һәм тиз төре.

«Казметрострой» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән аралашканнан соң Рөстәм Миңнеханов «Айсылу» тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрүдә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Төзелеп килүче «Сахаров» метро станциясеннән аралык тоннельләрен казый башлау
Барлык яңалыклар