В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый автомобильләр парковка өчен тыелган урыннарда тора, кар чистарту эшенә һәм автобуслар хәрәкәтенә комачаулый, авария очраклары китереп чыгара
Денис Гордийко фотосы
Бүген Казанда шәһәрнең төп магистральләрендә парковка өчен тыелган урыннарда – «Тукталыш һәм транспорт чарасын куеп калдыру тыела» билгесе янында калдырылган йөк автомобильләрен эвакуацияләү буенча рейд үткәрелде. Рейдны Дәүләт автоинспекцияcе һәм Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре үткәрде.
Эвакуация барышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Казанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин тикшерде.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып куеп калдырылган йөк транспорты коммуналь хезмәтләргә юлларны чистартырга һәм хәрәкәттә катнашучылар өчен уңайлы, куркынычсыз шартлар тудырырга комачаулый. Өстәвенә, без автомобиль йөртүчеләрнең туктап торган йөк машиналарына бәрелеп, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләрен теркибез. Шуңа күрә юл хәлен яхшыртырга, мондый транспортны вакытында ачыкларга һәм эвакуацияләргә ярдәм итәчәк карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Казанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.
Тышкы төзекләндерү комитетында билгеләп үтүләренчә, юл буенда калдырылган йөк автомобильләре кар чистарту эшен бик катлауландыра, ә зур йөк машинасы тукталган урында карны бөтенләй җыеп алып булмый. Алга таба, калдырылган йөк автомобиле кузгалып киткәннән соң, законсыз парковка урынында җыештырылмаган кар башка автомобильләр хәрәкәтенә комачаулый һәм әлеге урынны өстәмә рәвештә җыештырырга туры килә.
Моннан тыш, еш кына рөхсәт ителмәгән урынга куеп калдырылган зур йөк машиналары хәрәкәтнең башка катнашучыларына юл йөрүне кыенлаштыра, авария хәлләре китереп чыгара.
Мисалга, бүген иртән Зорге урамыннан «Камаз» автомобиле эвакуацияләнгән. Ул машина кую тыелган юлда калдырылган булган. Тент белән капланган озын «Газель» машинасын Нокса боҗрасы буларак билге Нокса авышлыгында куеп калдырганнар. Юлның киң булмавын исәпкә алганда, йөк автомобильләрен болай рөхсәтсез калдыру кар чистарту эше белән бергә, башка транспорт хәрәкәтен дә кыенлаштыра. Алга таба рейдлар юлның башка өлешләрендә дәвам иткән.

Юлның әлеге ике өлеше машина куюны тыя торган билгеләре булган участок булуга карамастан, машина йөртүчеләр еш кына үз йөк автомобильләрен калдыра торган урыннар сыйфатында сайланган. Мондый зур габаритлы техниканы эвакуацияләү җиңел машиналарны эвакуацияләүгә караганда катлаулырак – мәгънәсез транспорт йөртүчеләр хәлнең шундый булуыннан файдалана да инде. Әгәр җиңел машиналарны эвакуатор ярдәмендә платформага мәшәкатьсез генә урнаштырып булса, йөк машиналарын буксирга алу өчен нык эләктерү җайланмасы булган махсус техника таләп ителә. Йөк автомобиле ышанычлы итеп беркетелгән, ишекләр бикләнгән булырга тиеш. Әлеге һәм йөк машиналарын эвакуацияләү өчен кирәкле башка процедуралар бүген Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр Башкарма комитеты һәм подряд оешмасы хезмәткәрләре белән бергә үткәрелде.
Бүген эвакуацияләнгән транспорт чаралары «Мега» сәүдә үзәге янындагы махсус стоянкага җибәрелгән. Зур йөк машиналарын хуҗалар җиңел транспортны алган кебек – штраф түләгәннән соң кире кайтара алачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, мондый профилактик чаралар элек тә үткәрелгән, әмма агымдагы елда аларның ешлыгы артачак. Рейдларны даими үткәрергә ниятлиләр.
Шулай ук тиешсез урында куеп калдырылган автомобильләрне теркәп, хуҗаларына штраф салу буенча тикшерү эшләре башлана.
Шәһәр Башкарма комитеты һәм Казанның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөк транспортын йөртүчеләрдән үз машиналарын тыелган урыннарда калдырмауларын, кар җыештыру эшенә һәм җәмәгать транспорты хәрәкәтенә каршылык тудырмауларын сорый.