В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда шәһәрлеләр төзекләндерү барышын ничек күзәтергә һәм кимчелекләр турында кая хәбәр итәргә кирәклеген өйрәнәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март). Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы командасының быел территорияләре төзекләндереләчәк йортларда яшәүчеләр белән очрашулары башлана.
Чараларда катнашучылар программаның нинди принципларда төзелүен, эш барышын ничек күзәтергә һәм кимчелекләр турында кая хәбәр итәргә кирәклеген беләчәкләр. Шулай ук шәһәр халкы ишегалларын төзекләндерү турында кызыксындырган сорауларын архитекторга бирә алачак.
Республикада очрашулар 6 нчы марттан 7 нче апрельгә кадәр булачак. Якындагы чара 10 нчы мартта 18:00 сәгатьтә Шуртыгин урамы, 1 нче йортта урнашкан Совет районы администрациясендә (2 нче кат, «Родина» зур залы) узачак, дип хәбәр ителә «Безнең ишегалды» программасының Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда 274 ишегалды төзекләндереләчәк, алар 482 күпфатирлы йортны үз эченә ала. Республика программасы гамәлдә булган 3 ел эчендә 7,5 млрд сумга 1356 күпфатирлы йорт территориясе яңартылды.