В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдагы максимум позицияне 2023 елдан тотып торды
Татарстан башкаласында яңа температура рекорды билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Кичә метеостанциядә термометр баганалары Казанда 10,4 градус күрсәтте. Казан – Сокол авиация метеостанциясендә һаваның максималь температурасы 10,8 градус тәшкил итте.
Шәһәрдә алдагы рекорд 25 март өчен 2023 елда билгеләнде һәм 10,2 градус җылылык тәшкил итте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда һәм тулаем республикада якын көннәрдә температура фоны әкренләп күтәреләчәк, явым-төшем көтелми.