Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2018, 10:05

Казанда “Буран” планы игълан ителде

5 февраль төнендә һәм иртән Татарстан башкаласында явым-төшемнең айлык нормасы яуган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 5 февраль төнендә һәм иртән Казанда явым-төшемнең айлык нормасы яуган. Шәһәрнең Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары буенча, Татарстан башкаласында “Буран” планы игълан ителде, диде Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетның традицион аппарат киңәшмәсендә.

“Россиянең үзәк өлешенә ишелеп төшкән афәт, Мәскәүдән соң, безгә дә килеп җитте. Мондый хәл әлегә кадәр күзәтелмәде – 5 февраль төнендә һәм иртән февраль аеның нормасы яуды. Шуңа да артык сүз сөйләп тору кирәк түгел. Хәл аңлашыла, хәл итәргә тырышачакбыз”, - диде шәһәр башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевны юллардагы вәзгыять турында хәбәр итәргә сорады.

И.Куляжев сүзләренә караганда, төнлә Казанда оешмаларда булган барлык техника да эшләде. Төнге эшләрнең төп максаты – юлларда кар көртләрен һәм бозлавык барлыкка килүне булдырмау.

Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, әлеге һава торышы кимендә кичкә кадәр дәвам итәчәк. “Алга таба буран нәтиҗәләрен юк итү белән шөгыльләнәчәкбез. Төп магистральләрдә кар чистартылды, йортлар территорияләрендә, бистәләрдә проблема саклана. Моның өчен юл оешмаларының һәм предприятиеләрнең барлык өстәмә техникасы җәлеп ителәчәк”, диде И.Куляжев. Ул шулай ук автомобильчыларны шәхси транспорттан баш тартып, җәмәгать транспортына күчеп утырырга өндәде.

“Бу, чын мәгънәсендә, кар белән көрәшү булачак. Шуңа да, хезмәттәшләр, һәрберебез үз участогын һәм анда нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә”, - диде Илсур Метшин.

Билгеләп үтәргә кирәк, тәүлек эчендә шәһәрдә 103 катнаш юл машинасы, 77 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 7 кар төягеч, 116 щеткалы трактор, 19 грейдер, 68 фронталь төягеч, 24 “Барсик” минитөягече һ.б. техника төре катнашты. Татарстан башкаласында 1,5 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 222 тонна реагент һәм 1340 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылган.

Сезон башыннан Казан урамнарыннан 438,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.02.2018
Видеорепортаж
05.02.2018 09:50
Барлык яңалыклар