Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2025, 17:34

Казанда күпфункцияле «Яр Парк» комплексы төзелешенә старт бирелде

Проектның беренче этабы 2026 ел башында төзелә башлаячак

Фото Kravt Hotels & Homes компаниясе тарафыннан тәкъдим ителә

Казанда күпфункцияле «Яр Парк» комплексы төзелешенә рәсми рәвештә старт бирелде. Kravt Hotels & Homes девелоперы проектның беренче этабын гамәлгә ашыруга рөхсәт алды. Документ бу елның декабрендә Казан Башкарма комитеты тарафыннан бирелде. Төзелеш эшләрен башлау 2026 ел башына планлаштырылган.

«Яр Парк» – торак, эшлекле һәм иҗтимагый киңлекләрне берләштерә торган күпфункцияле кластер санала. Мондый дәрәҗәдәге проектның гамәлгә ашырылуы бөтен Татарстан буенча мөһим вакыйга булып тора: ул инвестицияләрне җәлеп итәргә, шәһәр һәм бизнес-мохитнең заманча стандартларын формалаштырырга, федераль дәрәҗәдәге эшлекле чаралар өчен инфраструктура булдырырга ярдәм итәчәк. «Яр Парк» төбәкнең туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыруга зур өлеш кертәчәк һәм яшәү, эшләү, ял итү өчен уңайлы мохит булдырып, шәһәр икътисадының үсеш ноктасына әйләнәчәк», - дип билгеләде Kravt Hotels & Homes башлыгы Валерий Кравцун.

Беренче этап гомуми мәйданы 145 мең квадрат метр булган алты корпус төзүне күздә тота. Әлеге киңлектә А классындагы офис үзәге, киңәшмәләр залы, фитнес-үзәге һәм җир асты паркингы булган сәүдә үзәге, Россиядә иң эре президент люкслы биш йолдызлы кунакханә, бизнес-класслы сервис апартаментлары һәм балалар өчен ял итү үзәге булган корпус, шулай ук беренче яр сызыгында рестораннар һәм кафелар урнашкан премиум-класслы апартаментлары булган ике корпус барлыкка киләчәк.

Күпфункцияле комплекс Казансу ярында – Сибгат Хәким һәм Абдулла Бичурин урамнары кисешкән урында, Казан Кремле каршында 11 гектарлы мәйданда төзелә. Комплексның архитектура концепциясен Sergey Skuratov Architects бюросы эшләгән. Проект барлыгы 13 корпусны, шул исәптән бизнес- һәм премиум-класс апартаментлары булган 10 бинаны, шулай ук яр буендагы үзәк белән берләштерелгән коммерция һәм иҗтимагый-эшлекле киңлекләрне үз эченә ала, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

«Яр Парк» проекты шәһәрнең тарихи өлешеннән читтә яңа иҗтимагый-эшлекле үзәк булдыруга, туристлык һәм конгресс-күргәзмә инфраструктурасын көчәйтүгә, шулай ук Казансу яр буенда яңа җәлеп итү нокталарын булдыруга юнәлдерелгән.

Барлык яңалыклар