В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара «Театр плюс кино» проектының бер өлеше булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 21-нче августта Аксенов бакчасында язучы Василий Аксеновның 87 яшьлеген бәйрәм итү узачак. Чара «Театр плюс кино» проектының бер өлеше булачак.
Бәйрәм кунакларын В.Аксеновның «Ленд-лизовские» һәм «Рыжий с того двора» әсәрләре буенча ике театр куелышы көтә. Спектакльләр Казанның әйдәп баручы джазменнары Юрий Щербаковның «Vaks Band» һәм Андрей Руденконың «Ruden Jazz» джаз композицияләре, шулай ук Дмитрий Бикчәнтәевнең авторлык җыры белән үрелеп барачак.
Бәйрәм кичәсендә шулай ук язучы, режиссер, «Диалог» театры җитәкчесе Владимир Нежданов, актриса Юлия Дудченко, шагыйрьләр Алексей Остудин һәм Нури Бурнаш чыгышлары планлаштырылган.
Кунаклар шулай ук «Казань уходящая» документаль фильмын һәм «Стрела наследия» анимацион тасмасын күрәчәкләр.
Бәйрәм 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр В.Аксенов музеенда.