В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәйкәл кую турындагы карар Татарстанның күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанда химик, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Казан технология университетының (хәзерге КНИТУ) 1964-1988 еллардагы ректоры Петр Анатольевич Кирпичниковка һәйкәл барлыкка киләчәк. Монумент П.А.Кирпичниковның эш кабинеты урнашкан «А» уку корпусы (Карла Маркс ур., 68) каршында төзеләчәк.
Һәйкәл кую турындагы карар ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узган ТР үсешенә зур өлеш керткән Татарстанның күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында кабул ителде.
Танылган галимгә, югары белем һәм фәнне оештыручыга мемориал урнаштыру турындагы тәкъдим Казан технология университеты җитәкчелеге тарафыннан кертелгән иде. Комиссия әгъзалары алдында Петр Анатольевичның укучысы, П.А.Кирпичников музее директоры, КНИТУ-КХТИ профессоры Любовь Зенитова чыгыш ясады.
Ведомствоара комиссия карары нигезендә, университетка Гыйльми совет утырышында һәйкәл проектын расларга һәм аны урнаштыру урынында скверны төзекләндерергә кирәк булачак. Казан технология университеты ректоры Сергей Юшко хәбәр иткәнчә, барлык эшләрне 2020 елда - югары уку йортының 130 еллык юбилеена тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр ителә уку йорты сайтында.