В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүне сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 76 нчы мәктәпнең «Чемпионы» һәм 35 нче лицейның «Галактика» командалары яулады.
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Казанда шәһәр укучылары арасында юнифайд-волейбол буенча Махсус олимпиада турниры узды. Анда шәһәрнең 8 белем бирү учреждениесеннән 4 команда катнашкан.
Турнир кысаларында спортчылар ГТО комплексы нормаларын үтәделәр һәм мозаика стилендә үз остаз-тренерларының портретын ясадылар. Һәр катнашучы медаль, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Беренче урынны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 76 нчы мәктәпнең «Чемпионы» һәм 35 нче лицейның «Галактика» командалары алды. Икенче урында – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 61 нче мәктәпнең «Московский» һәм 75 нче гимназия командасы.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 142 нче мәктәпнең «Полет» һәм 15 нче мәктәпнең командасы өченче урынны алды, ә дүртенче урын – 1 нче мәктәп-интернатның «Платина» һәм 36 нчы гимназия командасында.
Турнирны оештыручылар булып Владимир Потанинның хәйрия фонды һәм Россия Махсус Олимпиадасы ярдәме белән Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика төбәк бүлеге һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты чыгыш ясады.