Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2025, 16:01

Татарстан башкаласында Казан мәгарифенең грант бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

«Казанның яңа педагогик сыйныфы», «Казанның иң яхшы инклюзив мәгариф оешмасы» һәм «Дуслык тәпие» бәйгеләренә йомгак ясалды

Фото Казанның Мәгариф идарәсеннән алынды

Казанда мәгариф учреждениеләре һәм яшь педагоглар өчен оештырылган берьюлы дүрт шәһәр грант бәйгесенә: «Казанның яңа педагогик сыйныфы», яшь педагоглар өчен мэр гранты, «Иң яхшы инклюзив мәгариф оешмасы» һәм «Дуслык тәпие»нә йомгак ясалды. Инновацион проектларга ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә, педагогларның һөнәри үсешенә һәм инклюзив тәҗрибәләрне гамәлгә кертүгә барлыгы 11 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүләкләрне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Азат Абзалов һәм Искәндәр Гыйниятуллин тапшырды.

Иң беренче итеп «Казанның яңа педагогик сыйныфы» проекты кысаларында уздырылган грант бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйге ике номинациядә: укучылар өчен социаль әһәмиятле педагогик проектларны гамәлгә ашыру буенча «Педагогик старт» һәм психология-педагогика сыйныфлары эшен иң яхшы оештырган мәктәпләр өчен «Педагогик драйвер» юнәлешендә үткәрелгән. Проектларга ярдәм итү өчен 3 миллион сум бүлеп бирелгән.

«Педагогик драйвер» номинациясендә грантларны 107 нче номерлы «Ачыш» гимназиясе, Авиатөзелеш районының 119 нчы мәктәбе, Мәскәү районының 34 нче мәктәбе һәм Совет районының 180 нче гимназиясе алган. Әлеге номинациядә Гран-при Яңа Савин районының 71 нче мәктәбенә бирелгән.

«Педагогик старт» номинациясендә Совет районының 126 нчы гимназиясе җиңүче дип табылган. Әлеге җиңүгә гимназия укучылары Вероника Попова һәм Виктория Васильеваның уңышлы проекты аша ирешелгән. Моннан тыш, җиңүчеләр исемлегендә Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясе укучысы Данил Мистеев проекты, Авиатөзелеш районының 119 нчы мәктәбе укучысы Тимур Газиз проекты, Киров районының Виктор Григорьев исемендәге 81 нче мәктәбе укучысы Регина Маркова проекты, шулай ук Яңа Савин районының 107 нче номерлы «Ачыш» гимназиясе укучылары Диана Хаматнурова, Даниэль Акмаев, Руслан Гарипов һәм Инзилия Хөснетдиновалар бар.

Муниципаль автоном һәм бюджет мәгариф учреждениеләре өчен «Казан шәһәренең иң яхшы инклюзив мәгариф оешмасы» грант бәйгесендә 12 оешма – алты мәктәп һәм балалар бакчасы җиңү яулаган. Грантлар күләме 200 меңнән 600 мең сумга кадәр җиткән, ярдәм чарасының гомуми суммасы 4,5 миллион сум дип бәяләнә. Алынган акчаларны мәгариф оешмалары педагогларны укытуга һәм яңадан әзерләүгә, шулай ук матди-техник базаны тулыландыруга юнәлтә алачак.

«Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы» номинациясендә Киров районының 46 нчы, Яңа Савин районының 202 нче, Вахитов районының 322 нче, Совет районының 178 нче һәм Идел буе районының 42 нче балалар бакчалары җиңүче дип танылган. Әлеге номинациядә Гран-при Яңа Савин районының 151 нче балалар бакчасына бирелгән.

«Иң яхшы инклюзив мәктәп» номинациясендә Киров районының 188 нче лицее, Вахитов районының 98 нче һәм 51 нче мәктәпләре, Совет районының 180 нче гимназиясе һәм Яңа Савин районының 25 нче мәктәбе җиңү яулаган. Номинациядә Гран-при Совет районының 126 нчы гимназиясенә тапшырылган.

Моннан тыш, бүләкләү тантанасында яшь педагоглар арасында мэр гранты алган 50 укытучының исемнәре яңгыраган. Яшь укытучыларның һәрберсенә 30 мең сум күләмендә грант бирелгән, бүләкләрнең гомуми суммасы 1,5 миллион сум тәшкил итә. Грант акчаларын педагоглар укыту эшчәнлегенә, стажировкаларга, квалификация күтәрүгә һәм методик базаны тулыландыруга юнәлтә алачак. Мэр гранты яшь педагогларга ярдәм итүнең мөһим коралы булып кала һәм аларның һөнәри үсешен стимуллаштыра, Казан мәктәпләрендә заманча белем бирү тәҗрибәләрен гамәлгә кертүгә ярдәм итә.

Чара ахырында муниципаль мәгариф учреждениеләре өчен 2022 елдан бирле шәһәр күләмендә үткәрелә торган «Дуслык тәпие» грант бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. Конкурс хайваннар катнашындагы проектларны үстерүгә юнәлдерелгән һәм биш номинация: «Кеше һәм эт арасындагы дуслык», «Айболит һәм башкалар», «Инклюзив белем бирүдә зоотерапия», «Зооволонтер», шулай ук «Алгы тәпиеңне суз, тугры дус!» (видеороликлар һәм фотосурәтләр) буенча гамәлгә ашырыла.

Бәйгегә Казанның 52 муниципаль оешмасыннан 60 гариза тапшырылган. Эшләр компетентлы жюри тарафыннан бәяләнгән, анда бәйсез һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәгариф өлкәсендәге һәм башка белгечләр катнашкан. Җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга 50-200 мең сумлык грантлар тапшырылган, ярдәм чарасының гомуми суммасы – 2,3 миллион сум.

«Кеше һәм эт арасындагы дуслык» номинациясендә Киров районының 188 нче күппрофильле лицее җиңгән. Мәскәү районының 20 нче «Гармония» гимназиясе «Айболит һәм башкалар» номинациясендә гран-при алган. Шәһәр балалар экология-биология үзәге «Инклюзив белем бирүдә зоотерапия» номинациясендә җиңү яулаган, ә «Зооволонтер» номинациясендә иң яхшылар исеменә 126 нчы балалар бакчасы лаек булган. «Алгы тәпиеңне суз, тугры дус!» номинациясендә видеороликлар арасында Авиатөзелеш районының 33 нче һәм Мәскәү районының 75 нче гимназияләре җиңүчеләр дип танылган. Хайваннар белән бәйле фотолар бәйгесендә Киров районының «Сәяхәт» өстәмә белем бирү үзәге һәм 153 нче урта мәктәбе җиңүгә ирешкән.

Барлык яңалыклар