Анда музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләре, шулай ук сәнгать мәктәпләре укучылары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 1-нче февральдән Казанда «100//йөзләр» балалар иҗаты конкурсы старт ала. Анда музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләре, шулай ук сәнгать мәктәпләре укучылары катнашачак.
Конкурс сәнгатьнең 20 төрле юнәлеше буенча узачак. Катнашучылар «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Җиңүнең 75 еллыгы» темаларына иҗади номерлар күрсәтәчәкләр. Финалистлар гала-концертта чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Казан Мәдәният идарәсе.
Узган ел конкурста Татарстанның төрле почмакларыннан 1300-дән артык бала катнашкан.