Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2026, 08:53

Казанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый

Быел 15 меңнән артык беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

1 апрельдән Казанда беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе башлана. Якынча мәгълүматлар буенча, быел 15 меңнән артык беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Ата-аналар гаризаны берничә ысул белән: Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталлары аша, Россия почтасы ярдәмендә, шулай ук мәгариф оешмасына шәхсән килеп тапшыра ала.

Чит ил гражданнары өчен документлар почта элемтәсе яисә дәүләт хезмәтләре порталлары аша читтән генә тапшырыла. Шунысы да мөһим: мәктәпләрнең электрон почтасына юлланган гаризалар каралмый.

Укучыларны беренче сыйныфка кабул итү ике этапта уздырыла.

Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә һәм ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле, беренче чиратта яисә чираттан тыш укырга керү хокукы булган балалар өчен каралган.

Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр билгеләнгән – ул беркетелгән территориядә яшәмәгән, мәктәптә буш урыннар калган очракта, әлеге мәгариф учреждениесендә укырга теләге булган балалар өчен үткәрелә.

Беренче этапта ата-аналарга ата-ананың яисә законлы вәкилнең шәхесен таныклый торган документ күчермәсен, баланың туу таныклыгының күчермәсен, яшәү яисә беркетелгән территориядә булу урыны буенча теркәлү документын, шулай ук ташламалар яисә мәктәпкә өстенлекле керү хокукын раслый торган документлар тапшырырга кирәк. Әгәр дә әлеге белем бирү оешмасында баланың бертуган абыйсы яисә апасы укыса, бала укырга керү буенча өстенлекле хокукка ия була.

Моннан тыш, ихтыяҗ булган очракта опека яки попечительлек билгеләү турында документ күчермәсе, шулай ук психологик-медицина-педагогик комиссия бәяләмәсе таләп ителергә мөмкин.

Чираттан тыш һәм беренче чираттагы хокук яшәү урыны буенча хәрби хезмәткәрләрнең һәм гражданнарның ирекле бергәлекләренә килә торган яисә килгән аерым категориядәге балаларына бирелә.

Беренче этап йомгаклары буенча кабул итү боерыгы гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә чыгарыла. Икенче этапта – документларның тулы җыелмасы тапшырылганнан соң биш эш көне дәвамында. Чит ил гражданнарын кабул итү өчен рус телен белү буенча тестны уңышлы узу расланган вакыттан 5 эш көненә кадәр вакыт билгеләнгән.

Укучылар мәктәпкә буш урыннар булмаган очракта, чит ил гражданнары исә кирәкле документларны тапшырмаган һәм рус телен белү дәрәҗәсе бик түбән булган очракта кабул ителми. Мондый хәл килеп чыкканда ата-аналар буш урыннар булган мәктәпне сайлау өчен район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Закон нигезендә, беренче сыйныфка 1 сентябрьгә яше 6 яшьтә 6 айдан 8 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Аерым очракларда, яше шушы чикләрдән чыга торган баланы кабул итү турында карарны, ата-ана гаризасы нигезендә, Мәгариф идарәсе комиссиясе кабул итә.

Мәктәпләргә беркетелгән территорияләр турында мәгълүмат мәгариф оешмаларының рәсми сайтларында һәм KZN.RU шәһәр порталында урнаштырылган.

Мәктәпләргә кабул итү мәсьәләләре буенча түбәндәге кайнар линия хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә була:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – (843) 520-72-33;

Совет районы – (843) 223-23-76, өстәмә 66384;

Киров һәм Мәскәү районнары – (843) 223-23-75, өстәмә 66372;

Вахитов һәм Идел буе районнары – (843) 223-23-73, өстәмә 66336;

Казанның Мәгариф идарәсе – (843) 223-23-80, өстәмә 66206, 66208.

Барлык яңалыклар