В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бозлавыкка каршы 15,1 мең тонна материал тотылган
Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы
Татарстан башкаласында узган тәүлектә урам-юл челтәрен чистарту эшенә 561 берәмлек махсус техника һәм 631 хезмәткәр җәлеп ителгән. Кар эретү пунктларына 7,1 мең тонна кар илтеп тапшырылган.
Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу вакыт эчендә бозлавыкка каршы 562 тонна материал, шул исәптән 239 тонна реагент һәм 324 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Бүген көндез Казан урамнарында 341 берәмлек техника һәм 574 хезмәткәр эшләячәк.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 69,2 мең тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 15,1 мең тонна материал кулланылган.