Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2021, 10:00

Казанда яңа уку елыннан 113 мәктәптә ашханәләр мәктәп рестораны форматында эшли

3 ел эчендә мәктәп ашханәләрен реконструкцияләү нәтиҗәсендә аларда утырту урыннары 6,5 меңгә арткан.

Мәктәп туклануын оештыруны яхшырту өчен быел җәй Казанның 43 мәктәбендә ашханәләргә реконструкция ясалды. Бу максатларга республика бюджетыннан 297,4 млн сум акча бүленде. 2019 елда 36 мәктәп ашханәсен реконструкцияләүне һәм яңа мәктәпләр төзүне исәпкә алып, хәзер мәктәп рестораны форматы 169 муниципаль мәктәпнең 113-ендә гамәлгә кертелгән, ә аларда утырту урыннары саны 6,5 меңгә арткан.

Ашханәләрне ремонтлау барышында электр, су белән тәэмин итү, канализация һәм вентиляция системалары алыштырылды, бик күп бизәү эшләре башкарылды, җиһазлар яңартылды. Быел Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты акчасына алар өчен 29 млн. сумлык 604 берәмлек яңа җиһазлар сатып алынды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә барлык төшке аш залларының мәйданы 234 кв. м. га артты.

Яңа төзелгән мәктәрләрдә ашханәләр шәхси дизайн буенча җиһазландырылды – «Унбер» күппрофильле лицее («Арт Сити» торак комплексы) 530 утырту урынына һәм «Салават күпере» торак комплексында «Бионика» лицее .450 кешегә исәпләнгән

Яңа мәктәпләрне һәм реконструкцияләнгән ашханәләрне исәпкә алып, быел утырту урыннары санын 3 меңгә арттырырга мөмкин булды.

Тулаем алганда, гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруны модернизацияләүгә Туклану департаменты быел 165 млн сум акча бүлеп биргән. 34 мәктәптә өстәмә 19,7 млн сумга мебель яңартылган. Барлык мәктәпләргә дә 18,7 млн сумлык савыт-саба һәм кухня инвентаре, 1,5 млн сумлык махсус кием, 10,5 млн сумлык юу һәм дезинфекция чаралары, 5 млн сумлык компьютерлар сатып алынган.

Җитештерү биналарын ремонтлау һәм технологик җиһазларны модернизацияләү буенча күп эш башкарылды. Бу максатларга 40,8 млн сум юнәлдерелде. Шуның 35,8 млн сумы – кайнар ризык, ит һәм яшелчә цехлары өчен җиһазларны яңартуга, шул исәптән 350 кг/сәгатькә кадәр куәте булган CD-800 яңа пилмән аппаратын (Омск шәһәре) сатып алуга. 2013 елдан бирле кулланыла торган шокерлар линиясен тулысынча алыштыру җитештерүчәнлекне сменага 1,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде.

Киров районының мәктәп туклануы блогында йөк күтәргече яңартылган, түшәм яктырткычлары алыштырылган һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган.

Агымдагы елда махсус автомобильләр паркы 58 берәмлек техника белән комплектланган һәм 2,1 млн сумлык яңартылган. Өстәмә камера урнаштырылган склад бүлмәләренең мәйданы арткан. Тулаем алганда, 2018 елдан склад биналарын модернизацияләү исәбенә продукцияне саклау күләме 50%-ка арткан.

Башлангыч мәктәп укучылары өчен ике атналык меню эшләнде. 53,41 сум тора торган комплекс үз эченә салкын кабымлыкны (порцияле салат/яшелчә), төп ризыкны (ит/кош/балык), гарнир, кайнар эчемлек, икмәк, җиләк-җимешне (атнага берничә тапкыр) ала. Узган елдагы кебек үк, өстәмә рәвештә 16 сумга аш сатып алырга һәм 30 сумга иртәнге аш һәм полдник алырга мөмкин.

Югары сыйныф укучылары өчен туклану комплексларында үзгәрешләр быел каралмаган. Шулай ук 48 сумга комплекслы төшке ашлар (комплексның ике төре), 73 сумга ирекле сайлау менюсы һәм көненә 8 сум исәбеннән өлкән сыйныф укучылары өчен туклануга ташлама (5-11-нче сыйныфлар) гамәлдә булачак.

Бүгенге көндә мәктәп менюсында 245 төр ашамлык бар. Шуларның 20-се – беренче, 77-се – икенче, 26-ы – гарнир, 19 – иртәнге аш, 55-е – салкын кабымлыклар, 29 – эчемлекләр, 19-ы – кондитер һәм камыр ризыклары. Моннан тыш, мәктәп ашханәсе ассортиментына сезонлы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр керә.

Бу уку елында Казан мәктәпләрендә мәктәп ашханәләре эшенә көндәлек ата-аналар контроле проекты дәвам итәчәк. Уку елы башына шәһәрнең барлык мәктәпләре электрон версиянең QR-кодлары белән ата-аналар контроле журналлары белән тәэмин ителгән.

1-нче сентябрьдән бирле Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Казанның 159 мең укучысын кайнар туклану белән тәэмин итә.

Барлык яңалыклар