(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 12-15-нче мартта Казанда «МИИ. Сәхнә» музыка конференциясе узачак, бу - Музыкаль инициативалар институты проекты, аның максаты - төрле шәһәрләрдән килгән индустрия вәкилләре белән элемтәләр урнаштыру. Конференция программасы ике өлештән торачак: белем бирү һәм музыка.

Белем бирү өлеше «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узачак. Дискуссияләр барышында чакырылган экспертлар - концерт промоутерлары, музыка журналистлары, лейбллар, фестивальләр һәм стриминг-сервислар вәкилләре - Казан коллегалары белән музыкаль бизнесның актуаль проблемалары һәм яңа тенденцияләре турында фикер алышачак.

Барлык теләүчеләр музыка чараларын оештыруга, музыка проектларын алга этәрү үзенчәлекләренә, үз иҗатыңны монетизацияләүгә, яшь музыкантларның типик хаталарына һәм өй студиясендә композицияләр өстендә эшләү үзенчәлекләренә багышланган мастер-классларда катнаша ала.

Конференциянең музыкаль өлеше кысаларында Werk иҗат киңлегендә концерт узачак, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәге. Чараларның тулы исемлеге сайтта урнаштырылган, аларга теркәлү шунда ук алып барыла.
2020-02-26T15:08:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.