Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2020, 14:01

Казанда белдерүләр һәм рекламаларның ярамаган урыннарда ябыштырылу очраклары ешайган

Беренче яртыеллыкта Казанның административ комиссиясенә карау өчен 9305 материал тапшырылган.


(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Ксения Швецова). Беренче яртыеллыкта Казанның административ комиссиясенә карау өчен 9305 материал тапшырылган. Узган ел белән чагыштырганда, кышкы карап тоту мәсьәләләренә бәйле хокук бозулар саны ике тапкырга кимегән. Шул ук вакытта белдерүләр һәм рекламаларның тиешенчә урнаштырылмау очракларының ике тапкыр артуы билгеләп үтелә. Тәртип бозуларны бетерү өчен белгечләр күрсәтелгән номерларга шалтыраталар, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев.

Шәһәр территориясен көн саен тикшерү барышында ачыкланган хокук бозуларны, халык һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен карау буенча Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре 1464 беркетмә төзегән һәм карар кабул итү өчен җибәргәннәр. Беркетмәләрнең өчтән икесе, Н.Минвалеев сүзләренчә, коронавирус пандемиясе аркасында чикләүләр режимы кертелүгә кадәр рәсмиләштерелгән.

Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибен бозган өчен 299 беркетмә төзелгән, алардан 85% хокук бозу пандемия башланганчы теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, пандемия башлангач, Казанда  ел ахырына кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек өчен штрафларга мораторий кертелде (шәһәр халкының гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган очракларга кагыла).

«Агымдагы елда белдерүләрне һәм плакатларны тиешенчә урнаштырмаган өчен 225 беркетмә төзелгән – бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Хәзерге шартларда реклама, күрсәтелә торган хезмәтләр билгеләнеп, әлеге максатлар өчен алдан каралмаган урыннарда урнаштырыла башлады, аны азрак чыгымлы корал буларак кулланалар», – диде Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы. Аның сүзләренчә, кәгазь ябыштыручылар белән эш тиешле нәтиҗәгә китерми, хәзер идарә сынау режимында белдерүләрдә күрсәтелгән телефон номерлары буенча шалтыратулар үткәрә, тәртип бозуларны бетерүне сорый.

Кышкы карап тотулар өлешендә хокук бозулар саны кимегән. Бу юнәлеш буенча административ материаллар 195 тапкыр төзелгән – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга  кимрәк диярлек.

Биналарның фасадларын тиешенчә тәэмин итмәгән, адреслы атрибутикага туры килмәгән өчен 268 беркетмә төзелгән, аларның күпчелек өлеше торак йортларга кагыла. Бүгенге көндә 152 тәртип бозу очрагы юк ителде, 6 эш судта, фасадларны төзекләндерү һәм адреслы атрибутиканы алыштыруга кагылышлы 110 факт буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте спикер.

Идарә даими рәвештә җир эшләрен башкаруны контрольдә тота, алар кешеләрнең иминлеге һәм шәһәр инженерлык коммуникацияләренең авариясез эше өчен зур куркыныч тудыра. Әлеге эшләрне башкарганда 153 беркетмә төзелгән, 70 материал – ордерны рәсмиләштермичә эшләгән, коймалар һәм мәгълүмат такталары булмаган өчен, дип хәбәр итте Н.Минвәлиев.

«Эшебезнең мөһим юнәлеше – хокук бозуларны бетерү. Беренче яртыеллыкта ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында 29 дәгъва җибәрелгән. Аларның бишесе судка кадәр ирекле рәвештә юк ителгән. Судларга 24 дәгъва гаризасы бирелгән, аларның 16-сы буенча таләпләр канәгатьләндерелгән, тагын 8-е әлегә җитештерүдә кала», – дип хәбәр итте спикер.

Узган елдан башлап Казанда астрент – карарны дөрес үтәмәгән өчен үзенчәлекле түләү кертү практикасы кулланыла. Суд һәр конкрет очракта вакыты узган һәр көн өчен астрент күләме 50-дән 5 мең сумга кадәр билгеләнә. Бүгенге көндә, Н.Минвәлиев сүзләренчә, шундый 73 эш исәпләнә.
Барлык яңалыклар